Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белгеч инвалидлык сәбәпләрен атады

Бүгенге көндә Татарстанда 293,5 мең инвалид кеше исәпләнә.

Агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча 12 676 өлкән яшьтәге кеше һәм 1 435 бала инвалид дип табылган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов хәбәр итте.

«Өлкән яшьтәге кешеләр арасында беренчел инвалидлыкның төп сәбәпләре арасында - яман шеш һәм кан әйләнеше системасы авырулары. Балалар арасында - психика, үзәк нерв системасы авырулары һәм тумыштан килгән аномалияләр беренче урында», — дип сөйләде спикер.

Бүгенге көндә Татарстанда 293,5 мең инвалид кеше исәпләнә, шуларның 15,9 меңе - балалар.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/01-12-2020/belgech-invalidlyk-s-b-pl-ren-atady-5789567

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев