Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда яшәүче Бибихабибә Мөхәммәтовага йөз яшь тулды

Шәһәребезнең Калинин урамында Бибихабибә әби яши торган йорт ире исән вакытта ук төзелгән булса да, үзенең элеккеге матурлыгын югалтмаган. Аның ишегалды төрле-төсле чәчәкләр белән тулы, бөтен җирдә искиткеч тәртип хөкем сөрә. Йорт ишегалдында һәм өйдә чисталыкны сакларга кызы, бертуганының кызы, оныклары ярдәм итә, бәхеткә, каршы аның туганнары күп. Бибихабибә әби...

Шәһәребезнең Калинин урамында Бибихабибә әби яши торган йорт ире исән вакытта ук төзелгән булса да, үзенең элеккеге матурлыгын югалтмаган. Аның ишегалды төрле-төсле чәчәкләр белән тулы, бөтен җирдә искиткеч тәртип хөкем сөрә. Йорт ишегалдында һәм өйдә чисталыкны сакларга кызы, бертуганының кызы, оныклары ярдәм итә, бәхеткә, каршы аның туганнары күп.

Бибихабибә әби 100 яшен тутыруга карамастан, һаман да җитез, өлгер, хәтере яхшы. Ул узган гасырның үз тормышына йогынты ясаган бөтен вакыйгаларын бик яхшы хәтерли - аңа революция, ачлык, сугыш ачыларын татырга туры килгән.

Ул Баулыда күп балалы гаиләдә туып-үскән. Әнисе бик кырыс булганга, үзенең балачак еллары турында искә төшерергә бер дә яратмый. Ул Татар Томбарлы авылында, үзе әйтүенчә "элеккечә", гарәп телендә укыган.

- Мин ата-анамның ризалыгыннан башка хәрбигә, чын коммунистка кияүгә чыктым. Моңа хәзергә кадәр үзем дә аптырыйм, чөнки ул елларда без әти-әниләребезне берсүзсез тыңлый идек, - ди героинябыз.

Бөек Ватан сугышы башлангач ире Хәмзә фронтка китә, 1943нче елда яраланып кайта һәм Иске Урыссуда рәис булып эшли. Җәмәгате белән бергә бары 9 ел гына яшәп калалар, 1947нче елда аны билгесез кешеләр атып үтерәләр. Шулай яшь кенә килеш Бибихабибә дүрт бала белән тол кала.

Бөтен гаиләне өйсез һәм өс киемсез калдырган куркыныч янгын кичерергә дә туры килә әле аларга.

- Ул чагында Бөгелмәдә яши идек, әтием өч кызым, улым белән безне яңадан Баулыга алып кайтты, - дип исенә төшерә ул һәм аның тавышы калтырап куя. Аннары бераз гына көлемсерәп өсти: - Бер арба бала белән кәҗәләр алып китте ул аннан.

Героинябыз гомере буе көнкүреш комбинатында тегүче булып эшли, нинди генә күлмәкләр текми Баулы хатын-кызларына! Тегү эше белән өйдә дә шөгыльләнә, чөнки аңа дүрт баласын аякка бастырырга кирәк була. Үзенең якыннарын ул әле тәмле-тәмле ашлар белән сыйларга да, бакчасында матур чәчәкләр үстерергә дә ярата.

Бибихабибә әби яңадан тормышка чыкмый. Бердәнбер һәм беренче мәхәббәтенә тугры кала.

- Берүземә генә балалалымрны күтәрергә җиңел булмады. Күп эшләргә туры килде, - ди ул. - Эшчән булуым һәм киләчәккә ышанычым миңа ярдәм иткәндер, мөгаен. Барлык сыналуарны уза алганыма, сынмаган-сыгымаганыма Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен.

Балаларын ул хезмәт сөяргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән. Үзенең тәрбия ысулларында беркайчан да сугу һәм көч кулланмый, әмма шул ук вакытта кырыс була. Ул хәзерге ата-аналарның балаларын артык иркәләп бозуларын бер дә өнәми.

Бүген Бибихабибә әби улы Наил белән яши. Утыз ел элек улын паралич суккан һәм иң авыр көннәрендә аның янында әнисе булган. Хәзер улы хуҗалыкта хәленнән килгәнчә ярдәм итә. Өлкән кызы - Октябрьскийда, икенче кызы - Пермьдә, өченчесе Баулыда яши һәм ипи заводында эшли. Бибихабибә әбинең биш оныгы, алты оныкчыгы бар. Аларның барысы да әниләрен, әбиләрен ташламыйлар, булышалар.

Героинябыз гомере буе җырларга яраткан, безгә дә җырлап күрсәтте. Ул һәрвакыт элеккеге халык җырларын яратып башкарган, чөнки алар моңлырак, күңелгә үтеп керә торган.

Йөзъяшәр әби бүгенге тормышының элеккеге кебек авыр булмавына канәгать икәнлеген белдерде. Чынлап та, ачлыкны, иренең үлемен, сугыш кыенлыкларын кичерергә авырлыкларга бирешмәве, өметен югалтмавы ярдәм иткәндер.

- Ул гомере буе эшләде, боекмады. Аның озын гомеренең сере бик гади - шат күңелле булуы, тормыш сөюе, - ди Бибихабибә Мөхәммәтованың улы.

Йөз яшьлек якташыбызны олы юбилее белән котларга район җитәкчеләре - район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, аның урынбасарлары Ринат Хәмидуллин, Радик Шәрипов һәм халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Аджалова килделәр.

Бибихабибә Мөхәммәтовага Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлавы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев