Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда шимбә ярминкәләре дәвам итә

Бүген Октябрь мәйданында Баулы халкы өчен традициягә әверелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.

Көн суык, аз гына кар явып торса да, ярминкәдә халык шактый иде. Гадәттәгечә сатуда иң кирәкле продуктлар бар идее: ит, бәрәңге, бал, май, сөт, хәттә йомырка да. Итнең килограммы 200дән алып 230 сумга кадәр, бәрәңгенең 10 литрлы чиләге - 150 сум, сөтнең 1,5 литры - 45 сум, йомырканың дистәсе - 60 сум. Ит төрле ассортимента: сыер, дуңгыз, сарык, каз - күңелең ниндиен тели, сайлап кына аласы. Халык барлык кирәкле продуктларны да чират торып алды. Бигрәк тә Урыстамак, Хансевәр, Чүтедән килгән сатучыларның итләренә сорау күп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баулы