Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районында кем яхшырак яши?

Баулы районының авыл җирлекләре рейтингында Потап-Томбарлы җирлеге беренче урынга лаек булды. Соңгы урыннарда - Удмурт Ташлысы һәм Покровский Урыстамак җирлекләре.

Район башкарма комитетының икътисад бүлеге 2013 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча авыл җирлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингын төзеде.
Йомгак ясаганда беренче чиратта халыкның тормыш дәрәҗәсен чагылдыручы күрсәткечләр исәпкә алынды. Мәсәлән, уртача хезмәт хакының минималь куллану бюджетына нисбәте буенча Александровка, Шалты, Татар Кандызы алдынгылыкны тота. Ә Кырымсарай, Кызылъяр, Покровский Урыстамак, Татар Томбарлы авылларында яшәүчеләрнең керемнәре иң түбәне. Салымнар хезмәткәрләргә конвертларда керә торган акчалардан, шулай ук натураль түләүләрдән түгел, ә законлы табышлардан алына. Ә салымнар социаль мәсьәләләрне (сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният учреждениеләрен тоту, юлларны ремонтлау, урамны яктырту, төзекләндерү) хәл итүгә юнәлтелә. Пенсия тупланмалары зурлыгы да законлы хезмәт хакына бәйле.
Тагын бер күрсәткеч - мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләр саны. Иң күбе алар Александровкада - 182 кеше. Анда, мәгълүм булганча, спирт заводының элекке милекчесе бөтен персоналны эштән азат итте. Поповка һәм Новозареченск җирлекләрендә дә эшсезләр байтак. Иң азы эшсезләр Салих, Томбарлы һәм Шалты авыл җирлекләрендә.
Торакны файдалануга бирүдә Потап-Томбарлы һәм Кызылъяр җирлекләре алда бара. Салих, Кырымсарай, Удмурт Ташлысы һәм Покровский Урыстамак авыл җирлекләрендә бер генә квадрат метр яңа торак мәйдан да теркәлмәгән. Әмма күпләрнең төзелеш белән шөгыльләнүен, ләкин яңа күчемсез милекне теркәмәүләрен искәртеп үтәргә кирәк. Торакны файдалануга бирү күрсәткечләренең ни дәрәҗәдә төгәл булуы җирлек башлыкларына һәм авыл җирлекләре башкарма комитетларына бәйле. Әйе, яңа төзелешләрне ачыкларга, милекчеләрне үзләренең күчемсез мөлкәтләрен теркәргә үгетләргә туры килә. Ләкин бу бит әлеге дә баягы салым салу базасы, җирле бюджет дигән сүз.
Сүз уңаеннан, бюджет турында. Әгәр дә авыл җирлеге бюджеты керемнәрен халыкның җан башына исәпләсәң, иң югары күрсәткеч Татар Томбарлы һәм Кырымсарай авыл җирлекләренә туры килә. Ә барысыннан да түбәнрәге - Кызылъяр авыл җирлегендә.
Рейтингны билге-ләгәндә сөт җитештерү һәм хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә кредитлар алу күрсәткечләре һәм башка мәгълүматлар исәпкә алынмаган, алар өчен дә җирлек башлыклары җавап бирә.
2013 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Потап-Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Александр Килячковны иң яхшы авыл җирлеге башлыгы дип атарга була. Лидерлар өчлегенә шулай ук Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Әдибә Шәйдуллина һәм Поповка авыл җирлеге башлыгы Сергей Попов та керде.
Артта калучылар исемлегенә әлегә Новозареченск, Удмурт Ташлысы һәм Покровский Урыстамак авыл җирлекләре башлыклары керә.

Баулы муниципаль районы авыл җирлекләренең 2013 елның 1 яртыеллыгы социаль-икътисади үсеше рейтингы

Рейтинг

Авыл җирлекләре исеме

Хезмәт хакының мин-ль кулланучылар бюджетына нисбәте

Мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны

Файдалануга бирелгән торак йортларның җан башына исәпләнгән мәйданы (кв.м.)

Файдалануга бирелгән торак йортларның гомуми мәйданы (кв.м.)

Авыл җирлеге бюджеты керемнәр өлешенең җан башына үтәлеше (сум.)

Авыл җирлеге бюджеты керемнәр өлеше үтәлеше (мең сум.)

1

Потап-Томбарлы

1,30

41

0,907

1193

1 583

2083,0

2

Томбарлы

1,17

17

0,109

89

2 222

1808,7

3

Поповка

1,40

70

0,172

187

1 503

1634,0

4

Шалты

1,54

22

0,122

71

1 735

1012,0

5

Кызылъяр

1,12

41

0,851

1523

794

1420,7

6

Татар Кандызы

1,46

29

0,271

242

1 339

1196,2

7

Исергәп

1,40

33

0,508

585

1 182

1361,0

8

Александровка

1,55

182

0,085

114

1 166

1573,0

9

Салих

1,30

8

0

0

1 743

1612,7

10

Кырымсарай

1,09

49

0

0

1 865

1758,7

11

Новозареченск

1,19

69

0,092

138

1 152

1725,0

12

Удмурт Ташлысы

1,42

24

0

0

1 328

1203,0

13

Покровский Урыстамак

1,16

56

0

0

1 257

1351,7

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев