Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы егетләре армиягә китәргә әзер

1 апрельдә Россиядә язгы хәрби чакырылыш старт алды. Баулыдагы призыв комиссиясе инде үз эшен башлап җибәрде. Дүшәмбе көнне район хәрби комиссариатына 50 призывник чакырылды, шуларның 41е наряд нигезендә гаскәрләргә җибәреләчәк.

Июньдә Казанда Универсиада үткәрелү белән бәйле рәвештә, безнең республикада язгы чакырылыш бөтен илдәге кебек 15 июльдә түгел, ә 26 июньдә төгәлләнәчәк.

- Узган елның призыв планын без тулысынча үтәдек. Быел да үтәячәкбез. Моның өчен бөтен нигез дә бар, - диде район хәрби комиссары Илшат Халитов. - Универсиада белән бәйле рәвештә, безнең республикада югары һәм урта уку йортлары чыгарылыш укучылары укуларын гадәттәгедән иртәрәк тәмамлаячаклар. Шуңа күрә элекке студентлар белән бездә проблемалар булмаячак. Ләкин Баулы егетләренең төп өлеше күрше Башкортстанда укый. Шуңа күрә безнең алда әлеге мәсьәләне хәл итү бурычы тора.

Газетаның алдагы санын 5 апрельдә укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев