Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылның “сакалын кырдылар”

Авыл проблемаларын кемдер килеп хәл иткәнне көтеп ятып кына булмый, аларны чишүдә кешеләр үзләре дә актив катнашырга тиешләр.

"Безгә монда яшәргә бит" дигән сүзләрне девиз итеп, ял көннәренең берсен Шәмәй авылында яшәүчеләр авылны чистартуга багышларга карар кылдылар. Инициатив төркем әгъзалары өйдән-өйгә йөреп шимбә өмәсенә өндәгәндә бер генә кеше дә каршы килмәде. Буш торучы яки авыру кешеләр яшәгән йортлар каршында котырынып үсеп, инде юл буйларын басып килүче америка чаганнары авылның ямен бозып торуына аларның барысының да эче поша иде.

Чүпне чыгарырга транспорт мәсьәләсен хәл итү өчен, Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Әдибә Шәйдуллинага мөрәҗәгать иттеләр. Нәтиҗәдә "Берлек" җәмгыятенең зур арба таккан тракторы көн дәвамында шәмәйлеләр карамагында булды. Ир-атлар кайсы бензопычкы, кайсы балта алып чыгып чаган "урманын" кистеләр, хатын-кызлар, балалар, кырмыскалар кебек, чүп чарны ташып арбага төяделәр. 32 кешенең тырышлыгы белән авыл урамы киңәеп, матураеп калды.

- Авыл сакалын кырган ир-ат сыман бүген, - диештеләр авыл кешеләре өмә тәмамлангач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев