Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Артык ышанучанлык акчасыз калдыра

Районда 11-19 мартта булган җинаятьләр турында оператив сводка.

Мошенниклар кармагына эләккәннәр

Полиция сводкасыннан күренгәнчә, хокук саклау органнарының һәм массакүләм мәгълүмат чараларының күп тапкыр кисәтүләренә дә карамастан, узган атнада районыбызда яшәүче ике кеше мошенниклар кармагына эләккәннәр.

16 мартта, көндезге сәгать өчләр тирәсендә, Баулы шәһәрендә яшәүчегә билгесез кешедән аның "Круз-Моторс" фирмасыннан "Шевроле-Круз" автомобиле отканлыгы турында смс-хәбәр килә. Хәбәр җибәрүче аңа МТСның абонент номерына 9000 сум акча салырга тәкъдим итә, беркатлы баулылы С.Сәйдәшев урамындагы сәүдә нокталарының берсендә урнашкан терминал аша акча сала. Нәтиҗәсе аянычлы: машина да, акча да юк. Оперативниклар, зыян күрүченең гаризасы буенча, әлеге эшне тикшерү белән шөгыльләнәләр.

Потап-Томбарлы авылыннан бер пенсионерның гаризасы буенча да эш алып барыла. 18 мартта аңа билгесез кешеләр шалтыраталар һәм Бөгелмә шәһәренең аракы-ликер заводыннан Мәскәүгә кадәр йөк күчерү буенча килешү төзергә тәкъдим итәләр һәм бензин өчен 10000 сум күләмендә акча күчерүен сорыйлар. Артык ышанучан ир-ат аларның үтенечләрен канәгатьләндерә. Ләкин акчаны җибәргәннән соң, 15 минут узгач, барлык телефон номерлары да "юкка чыга".

Кызны талаганнар

21 мартта 16 сәгатьләр тирәсендә Пионер урамында Баулыда яшәүче бер яшь кызны кыйныйлар һәм кесә телефонын, көмеш бизәнү әйберләрен, ислемаен һәм банк картасын урлыйлар. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре озакламый аларның эзләренә төшәләр. Җинаятьчеләр Баулы шәһәре кешеләре булып чыгалар. Алар кылган гамәлләренә үкенүләрен белдерәләр, урланган әйберләр кайтарып бирелә.

Иномарканы урлаганнар

Атналык сводкада шәһәребездә яшәүче бер хатын-кызның Крупская урамында билгесез кешеләр аның иренең "Черри Амулет" автомашинасын урлаулары турында хәбәре дә бар. Оперативниклар җинаятьчеләрнең эзләренә төшәләр, алар да Баулы кешеләре булып чыгалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев