Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аренда килешүе кагыйдәне бозып төзелгән

Баулы шәһәр прокуратурасы муниципаль милекне файдалану тәртибен бозу фактларын ачыклады.

Прокуратура спорт комплексы бинасында эшмәкәр Гөлназ Бәхтиярованың "Стиль" чәчтарашханәсе өчен 19 кв. метрлы торак булмаган бинаны биләвен ачыклый. Әлеге бина белән идарә итү хокукы Баулы муниципаль районы башкарма комитетының спортны һәм туризмны үстерү буенча бүлеге каршындагы 2нче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә (ДЮСШ №2) бирелгән. Ә аның милекчесе - Баулы муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы.
Баулы шәһәре прокуроры ярдәмчесе И.Мортазинның редакциягә биргән аңлатмасыннан күренгәнчә, бинага аренда килешүе төзегәндә законны бозуга юл куелган. Беренчедән, РФ Гражданлык кодексының 298 маддәсенең 2нче өлешендә күрсәтелгәнчә, бинаны арендага биргәндә милекченең рөхсәтен алырга кирәк, әмма бу шарт үтәлмәгән. Икенчедән, әгәр дә сүз балалар учреждениесе турында бара икән, аренда килешүе төзер алдыннан, "Россия Федерациясендә бала хокукының төп гарантияләре турында" Федераль законның 13нче маддәсенең 4 пункты нигезендә, экспертиза үткәрелергә тиеш булган, ләкин бу эшләнмәгән. Өченчедән, "Көндәшлекне яклау турында" Федераль законның 17.1 маддәсе үтәлмәгән - муниципаль милекне арендалауга килешү төзү хокукына аукцион үткәрелмәгән.
Тикшерү йомгаклары буенча, шәхси эшмәкәр Г.Бәхтиярова муниципаль милекне тиешле документларны рәсмиләштермичә файдаланган өчен, ТР Административ хокук бозулар турында кодексының 4.4 маддәсе нигезендә, административ җавапка тартылган. Аңа 2000 сум штраф салынган.
2нче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директорына кимчелекләрне бетерү таләбе куелган. Г.Бәхтиярова югарыда искә алынган бинаны бушаткан, ә законны бозуга юл куйган вазифаи зат кисәтү рәвешендә дисциплинар җавапка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев