Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар бергә бәхетлерәк

Бүген Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Баулы районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Хаҗәрия Мортазина үзенең төп бурычын җәмгыять әгъзаларына актив, һәм тулы канлы тормыш белән яшәргә ярдәм итүдә күрә.

Соңгы елларда Баулы районы инвалидлар җәмгыяте берничә саллы грант алуга иреште. Аларның авторы һәм җитәкчесе - Хаҗәрия Мортазина. Грантларның соңгылары (ноябрь башында җәмгыять "РИТЭК" ААҖ һәм "Лукойл" ААҖ хәйрия фондының III социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында җиңде) киләсе елда үз умартачылыкларын булдырырга ярдәм итәчәк.
Хаҗәрия Гатиновнага эшендә җәмгыять активистлары Валентина Килячкова, Петр Зотагин, Гөлзәрия Хәлиуллина, Гөлсинә Фәхретдинова бик нык ярдәм итәләр. 2013 елның җәендә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте үзенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан Баулы районы инвалидлар җәмгыяте республика үзешчән сәнгать фестиваленә әзерләнә башлады.
- Хәзер безнең илдә инвалидларга караш үзгәрде. Инвалидларның һәм алар янәшәсендәге кешеләрнең үзаңы үзгәрер вакыт җитте, - дип саный ул. - Кешеләрнең инвалидлыкны уңышсызлык һәм түбән социаль статус билгесе дип санамаулары, ә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне - читкә какмаулары мөһим. 2015 елга кадәр безнең республикада, районда "Уңайлы мохит" программасы буенча гаять зур эш башкарылачак, аңа инде керешелде дә. Әлеге программа ярдәмендә инвалидларга гына түгел, ә башка гражданнар, мәсәлән, коляскада бала йөртүче аналар өчен дә уңайлы шартлар тудырылачак. Әлеге уңайлы мохитне тудыру белән шөгыльләнүче кешеләр моны күңел биреп, барысын да таләпләргә туры китереп, безнең оешма белән
килештереп эшләсеннәр иде. Чөнки Баулыдагы кайбер кибетләр һәм аптекалар янында пандуслар ясау - акчаны җилгә очыру гына булды. Коляскалы инвалид ниндидер могҗиза белән аның буенча ишеккә барып җитә алса да, ул ишек һәм бусагалар аша үтә алмаячак. "Уңайлы мохит" - пандуслар ясау гына түгел шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев