Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле укытучылар сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!

05 октября 2022, 08:35

710

0

0

Хөрмәтле укытучылар сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!

Бүген бишенче октябрь, Укытучылар көне! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез. Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез. Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен. Беренчедән сезнең белән бергә

Барабыз без тормыш юлы буйлап,

Укытучы булу җиңел түгел

Икәнлекне куйдык хәзер уйлап.

 

Еллар үткәч кенә, хушлашканда,

Юл көткәндә безне, киләчәк.

Киләчәктә рәхмәт хатларыбыз

Сезгә әле бик күп киләчәк.

 

Киләчәктә әле сөенерсез

Безнең кылган яхшы эшләргә

Сез керерсез хәлебезне сорап,

Арып кайткач кергән төшләргә.

 

Сез төшәрсез искә авыр чакта,

Сорау килсә бер-бер күңелгә.

Укытучы кайсы сорауның да

Дөрес җавапларын бик белә.

 

Рәхмәт сезгә, безгә иренмичә

Бирә алган һәрбер җавапка.

Әйтербез без бары олыларын

Рәхмәтләрнең сезнең тарафка.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев