Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татарстан Дәүләт Советы депутаты баулыларны Ураза гаете белән котлый

14 июня 2018, 21:45

1110

0

0

Татарстан Дәүләт Советы депутаты баулыларны Ураза гаете белән котлый

Хөрмәтле баулылар! 

Сезне ихластан изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете белән тәбрик итәм! 

 

Рамазан ае бер-беребезгә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле, сабыр, игътибарлы булырга, изге гамәлләр кылып яшәргә тиешлегебезне исебезгә төшерде, безне камиллеккә, әхлакый чисталыкка омтылырга чакырды. Бу ай мохтаҗларга карата кайгыртучанлык һәм игелек күрсәтү чоры да булды.  

Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләре киләчәктә дә дустанә, үзарә хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәр дигән ышанычта калам.    
Ураза бәйрәме һәр өйгә, һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, татулык һәм иминлек, тынычлык һәм муллык алып килсен. Бу бәйрәм алга таба да җәмгыятебездә игелек-мәрхәмәт һәм рухи байлык артуга китерсен. Дөняларыбызга тынычлык, барыбызга да исәнлек-саулык һәм бәрәкәт телим!

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев