Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Сөекле әниебез, әбиебез Вәсилә Хәбированы юбилее белән котлыйбыз

13 января 2021, 08:51

1209

0

0

Сөекле әниебез, әбиебез Вәсилә Хәбированы юбилее белән котлыйбыз

Исергәп авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, сөекле әниебез, яраткан әбиебез Вәсилә Зөфәр кызы Хәбированы 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Быел безнең әнинең дә

Юбилее – сиксән яше

Әниебез безнең өчен

Иң кадерле, изге кеше.

Тәрбияле, тыйнак, уңган

Булганына шөкер итә,

Күпне өмет итми генә,

Сабыр гына тормыш көтә.

Балачактан әниебез

Күпне күргән, күп кичергән

Әти белән тормыш корып,

Өч бала сөеп үстергән.

Туган көнең – юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык, куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Иң изге теләкләр белән тормыш  иптәшең, балаларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың һәм оныкчыкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X