Сөеклебез Мөсәябә Лотфуллинаны юбилее белән котлыйбыз
23 апрельдә безнең өчен зур бәйрәм. Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез – әниебез Мөсәябә Зиннур кызы ЛОТФУЛЛИНАга 70 яшь тулды. Кадерле әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз! Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Сау-сәламәт, шат һәм көләч бул,
Иксез-чиксез булсын бәхет мизгелләрең.
Ходай сиңа озын гомер насыйп итсен,
Сиңа юллыйм теләкләрнең изгеләрен.
Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта – олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә кирәк.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың, оныкларың
Нет комментариев