Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Сөекле әниебез Резидә Мәрданшинаны юбилее белән котлыйбыз

09 сентября 2020, 08:38

1234

0

0

Сөекле әниебез Резидә Мәрданшинаны юбилее белән котлыйбыз

Кадерле, газиз әниебез, дәү әниебез Резидә Муса кызы МӘРДАНШИНАны якынлашып килүче олы бәйрәме – юбилее белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Безнең әни – олы йөрәкле, юмарт, көләч йөзле, түзем, сабыр кеше. Тормыш ачысына сынмыйча-сыгылмыйча, безгә үрнәк булып яши ул. Аңа корычтай ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, шатлык-сөенечләр, уңышлар, гаилә иминлеге телибез, бергә-бергә бәхетле озын гомер кичерергә язсын.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу –

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса, уртак була,

Кайгыларың булса, югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән балаларың, киявең, оныкларың һәм кода-кодагыйлар

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X