Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Сөекле әниебез, әбиебез, кодагыебыз Гөлчирә ИСРАФИЛОВАны юбилее белән тәбрик итәбез

    --, 24 май 2019 - 11:22
    390
    0
    0

    Татар Томбарлы авылында яшәүче сөекле әниебез, әбиебез, кодагыебыз Гөлчирә Шәфыйк кызы ИСРАФИЛОВАны 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. Кадерлебез! Киләчәгең саулык-сәламәтлектә, без – якыннарың җылысында, тыныч гомерләр белән үтсен. Илаһи дөньяның саф һавасын сулап, безгә изгелек һәм җылылык нурыңнан өлеш чыгарып, озын-озак гомер кичер. Кадерлебез! Җылы сүзеңнән, ярдәмеңнән гомерең буе безне аермадың. Безгә карата булган мәхәббәтең, якты күңелең өчен һәрберебез, мең рәхмәтләр әйтеп, баш иябез. 
    Тәрәзәдән әни карап тора, 
    Гөлләр арасыннан үрелеп,
    Газиз балалары кайта торган, 
    Юл тора шул аннан күренеп.
    Гөл сулмасын, утлар сүрелмәсен, 
    Нур сүнмәсен, әни, күңелеңдә.
    Син булганда кояш якты яна, 
    Син булганда бала без гел дә.

    Балаларың, киленнәрең, киявең, оныкларың, оныкчыкларың, кода-кодагыйларың

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: