Розалия Хәмидуллинаны туган көне белән котлыйбыз
Кадерле хезмәттәшебез Розалия Сабит кызы Хәмидуллинаны туган көне белән котлыйбыз һәм аңа иң ихлас, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул!
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең —
Без калабыз шушы теләктә
Тормыш күгең кайгыларсыз, аяз булсын,
Һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын,
Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен,
Гомер юлың еракларга дәвам итсен.
“Баулы-информ” редакциясе коллективы
Нет комментариев