Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Россия көне белән!

12 июня 2018, 09:28

1494

0

0

Россия көне белән!

Кадерле якташлар! Сезне чын күңелемнән дәүләт бәйрәме – Россия көне белән тәбрик итәм!

1990 елның 12 июнендә Россия суверенитеты турында декларация кабул ителгәч, Ватаныбыз тарихында яңа этап башланды. Шуннан бирле илебез масштаблы һәм катлаулы социаль-сәяси, икътисади үзгәрешләр кичерде, күп каршылыклар аркылы үтте. Бүгенге көндә Россия – зур үсеш потенциалы булган тотрыклы дәүләт.

Россия ул – космос, спорт, икътисад, тышкы сәясәт өлкәсендәге уңышлар гына түгел, ә үзең хезмәт куя торган предприятиенең уңышы, сквер һәм

парклар төзеклеге, ишегаллары һәм подъездлардагы чисталык та икәнен онытырга ярамый. Һәрберебез хезмәтебез белән илне яхшырак, баерак, матуррак итә.

Россия көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, минлек, бердәмлек телим.

Җәмгыятебез, элекке еллардагы кебек, “патриотлык”, “гражданлык”, “Ватан” төшенчәләрен хөрмәт итсә, изге санаса иде дигән теләктә калам.

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев