Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Рәис Миңнегалимовны юбилее блеән котлыйбыз

19 июня 2020, 09:14

716

0

0

Рәис Миңнегалимовны юбилее блеән котлыйбыз

20 июнь көнне АО “Татойлгаз” җитәкчесе Рәис Җиһандар улы Миңнегалимовны ихлас күңелдән туган көне юбилее белән котлыйбыз.

Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тормышта оптимизм, иҗади уңышлар, бары тик күңелле вакыйгалар, бәхет телибез! Сез төзегән һәм бүгенге көндә җитәкләгән кораб, төрле киртәләрне узып, бары тик дөрес агым белән генә алга йөзсен.

Гадел җитәкче булу һәм туплаган дус командага ихтирам белән карау һәр җитәкчегә дә бирелми. Без “Татойлгаз”лылар, бу яктан бик бәхетле.

Эшебездә төп кеше сез

Җаваплы вазыйфагыз.

Сезнең белән бергә эшләп,

Һәр вакыт сокланабыз.

 

Иртә дими, кич димисез

Ял дигәнне белмисез.

Бүген бәйрәмегез белән котлап,

Зур уңышлар телибез.

 

Авырлыклар җиңел үтсен,

Идеяләр тиз килсен,

Эш арбасын тартканда да

Шат булсын күңелегез.

 

Сәламәтлек борчымасын

Имин булсын гаиләгез.

Эш җимеше, бала куанычы күреп,

Озак – озак яшәгез!

                                        Коллектив АО “ Татойлгаз”.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев