Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Рим Гафиятуллинны юбилее белән котлыйбыз

08 июня 2020, 10:57

976

0

0

Рим Гафиятуллинны юбилее белән котлыйбыз

Кадерле әтиебез, бабабыз Рим Шәйхетдин улы ГАФИЯТУЛЛИНны ихлас күңелдән изге, күркәм юбилее белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребез, күңелдәге теләкләребез иксез-чиксез. Син безнең сабыр, гадел, олы җанлы, миһербанлы, ярдәмчел, саф күңелле тормыш иптәше, әтиебез, бабабыз. Син безнең киңәшчебез, таянычыбыз, яклаучыбыз, ышанычыбыз һәм саклаучыбыз. Сиңа мең рәхмәтләр укып, сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, тигезлектә, муллыкта, саулыкта, балаларыңның, оныкларыңның игелеген, куанычын күреп яшәргә насыйп булсын.

Изге теләкләр белән кызың Әдилә, улың  Динар, киленең Раилә, оныкларың Исламия, Имилия

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев