Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Нурия Әхмәтҗанованы юбилее белән котлыйбыз

    --, 22 гыйнвар 2020 - 10:38
    109
    0
    0

    Таллы-күл авылында яшәүче кодагыебыз Нурия Мансур кызы ӘХМӘТҖАНОВАга 21нче гыйнварда 55 яшь тулды. Сине туган көнең белән котлап иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!

    Күңелең – гел игелектә,

    Сокланып һич туймыйбыз,

    Юбилей-бәйрәмең белән

    Чын күңелдән котлыйбыз!

    Шалтыдан Мөкатдис кодасы, Гөлсем кодагые һәм балалар, оныклар

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: