Реклама
Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабабыз Наил Шәйхрази улы Фәрраховны чын күңелебездән юбилее белән котлыйбыз! Кадерлебез! Сиңа күңелебездәге иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: ныклы сәламәтлек, озын гомер, иман байлыгы, күнел тынычлыгы, гаилә иминлеге һәм баларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, шатланып яшәвеңне телибез. Син – безнең көчле рухлы һәм ярдәмчел таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Яшәлгән елларың горурлык булып, имин тормышта яшәргә язсын сиңа.
Әтиебез – безнен кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсендер
Йөрәгеңдэ күптер яра да,
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озын-озак яшә безнең арада.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың, кияүләрең, оныкларың