Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Әлфия Камалиевна Гәрәеваны юбилее белән котлыйбыз

    --, 24 июнь 2020 - 08:00
    533
    0
    1

    Бүген, 24 июнь көнне,  матбугат ветераны Әлфия Камалиевна ГӘРӘЕВА 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

     

    Ул кырык елдан артык гомерен журналистикага багышлады. Себердә, Омск өлкәсендә туып-үскән кызны нәкъ менә татар журналистикасына хезмәт итү теләге 17 яшендә Татарстанга алып килгән. Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укыган вакытта ук ул һөнәри мохиткә кереп чумган: “Яңавыз” студентлар газетасын чыгаруда катнашкан, район һәм республика басмаларында мәкаләләре дөнья күргән.

    1970 еллар башында ул юллама буенча Баулыга килеп “Хезмәткә дан” редакциясендә эшли башлаган. Әлфия Камалиевнаның иң яраткан темалары авыл тормышы, авыл хуҗалыгы белән бәйле булды. Ул, ару-талуны белмичә, бик еш иҗади командировкаларга йөрде, аларның нәтиҗәләре буларак газетабыз битләрендә даими рәвештә төрле темаларга актуаль мәкаләләре дөнья күрде. Озак еллар буена ул зур җаваплылык таләп иткән икътисад бүлеге белән җитәкчелек итте. Намуслы тырыш хезмәте белән Әлфия Гәрәева райондашларыбызның ихтирамын яулады, күп кенә яшь журналистлар өчен ул остаз булды. Аның тырыш хезмәте лаеклы бәяләнде, ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды.

    Юбилярыбызны ихлас күңелдән матур бәйрәме белән котлыйбыз, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, имин һәм бәрәкәтле тормыш телибез.

    “Баулы-информ” редакциясе коллективы һәм ветераннары

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: