Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле апабыз Вәсилә Хәбированы юбилее белән котлыйбыз

13 января 2021, 08:15

632

0

0

Хөрмәтле апабыз  Вәсилә Хәбированы юбилее белән котлыйбыз

Исергәп авылында яшәүче хөрмәтле апабыз Вәсилә Зөфәр кызы Хәбированы 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Алдагы тормыш юлларың бәхетле картлыкта, иминлектә, сау-сәламәт булып, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә Рәис җизнәй белән бергә тигез тормыш кичерүегезне, балаларыгызның, оныкларыгызның шәф­кать­лелеген, ихтирамын тоеп, тыныч гомер итүегезне телибез. Вәсилә апа рәхмәт сиңа шулай ачык йөзле булганың өчен, туганлык җепләрен саклаганың  өчен, Рәис җизнәй белән бергә сезгә кайчан барып кермә, һәрвакыт безне җылы итеп каршы аласыз. Сезнең йортка үтеп кергәч,  без үзебезне  туган йортка кайткан кебек хис итәбез. Вәсилә апа безгә күрсәткән игелекләрең үзеңә меңе белән кайтсын. Безне сөендереп  озын-озак яшә.

Һәр балаңның игелеген күреп,

Гел сөенеп кенә яшә син.

Сиңа шатлык, бәхет теләгәндә

Амин, диеп торсын фәрештә.

Һәрбер иртә сине куандырып

Шатлык белән яңа таң атсын.

Күзләреңне сагыш яше түгел,

Шатлык яше генә чылатсын.

Иң изге теләкләр белән Гөлнара, Миләүшә, Азат, Рамил һәм аларның балалары

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев