Хөрмәтле Румия Шәфыйкованы юбилее белән котлыйбыз
Баулы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы хөрмәтле Румия Мөҗәһит кызы ШӘФЫЙКОВАны ихлас йөрәктән олы юбилее белән котлый! Румия ханым! Зур казанышларга ирешеп үтелгән матур тормыш юлыңның куанычлы бу мизгелендә без сиңа саулык, шатлыкларга бай гомер, имин көннәр, күңел тынычлыгы телибез. Бүгенгедәй һәрвакыт актив, шат күңелле булып кал.
Иртә таңда чыккан кояш,
Көн дә сиңа бәхет китерсен.
Матур булсын синең тормыш юлың,
Кайгы җиле бер дә төшмәсен,
Юбилееңда изге, матур хисләр,
Күңеледә калсын уелып,
Тәбрик итәбез чын күңелдән,
Барыбыз да бергә кушылып.
“Ак калфак” ханымнары
Нет комментариев