Хөрмәтле Мәгъсүм Сәитовны юбилее белән котлыйбыз
Хөрмәтле ветераныбыз Мәгъсүм Нурзагит улы Саитовка 20 июньдә 85 яшь тула. Туган көнең юбилеең белән котлап изге теләкләр бәйләмен, йөрәк сәләмнәребезне җыр буләккә кушабыз. Саулыкларыңны саклап, шатлык-куанычларда, Гасима Ахмадиевна белән гаилә җылысына сыенып, кулга кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомеркичерергә насыйп итсен.
Көндә сезне котлап кояш чыксын,
Сезне котлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып,
Калган еллар имин үтсеннәр.
Иң изге теләкләр белән “Березка” инвалидлары тернәкләндерү үзәге коллективы.
Нет комментариев