Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле Флера Якупованы юбилее белән котлыйбыз

29 декабря 2021, 09:34

2093

0

0

Хөрмәтле Флера Якупованы юбилее белән котлыйбыз

Кадерле апабыз Флера Мөхәммәтриза кызы Якупованы гомер бәйрәме – матур күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Син безнең киңәшчебез, рух чишмәбез, яшәү өлгебез, җылы кояшыбыз. Без синең зирәк, уңган, көчле рухлы, тормыш сөючән булуыңа сокланабыз. Киләчәктә дә сау- сәламәт булып, күңел тынычлыгында, якын кешеләреңнең кадер-хөрмәтен тоеп, бәхетле-озын гомер кичерергә язсын. Сиңа 30 елдан артык гомереңне балаларга математика укытуга багышладың, үз-үзеңне аямыйча, ару-талуны белмичә бик күпләргә зур ярдәм иттең. Район укытучылары арасында иң булганнардан, укучыларың алдында  иң хөрмәтлеләрдән булдың. Барысы өчен дә өлге, үрнәк син, зур рәхмәт.

Һәр туар таңга сөенеп, шатлык-сөенечләргә күмелеп яшә! Без сине яратабыз, хөрмәт итәбез.

Туганнары

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев