Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерлеләребез Зәкәрия һәм Халидә Хаҗиевларны тәбриклибез

20 декабря 2018, 16:59

1018

0

0

Кадерлеләребез Зәкәрия һәм Халидә Хаҗиевларны тәбриклибез

25 декабрьдә безнең иң кадерле кешеләребез Зәкәрия Якуп улы һәм Халидә Рәкыйп кызы ХАҖИЕВларның алтын туйлары. Кадерле әти-әни! Сезне гомер  юлындагы истәлекле алтын туегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез, кешеләргә ихтирамлы булдыгыз. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете телибез.

Илле ел кулга-кул тотынып,

Пар былбылдай гомер итәсез.

Бер-берегезгә аумас терәк булып,

Гомер йомгакларын сүтәсез.

Бүген сезгә карап сокланабыз,

Сезгә ихтирамыбыз арта,

Сез лаеклы парларның иң гүзәле –

Шуңа күңел сезне ярата.

Безнең өчен пар йолдызлар булып,

Күңел күгебездә яныгыз.

Кайгы-сагышларны һич күрмәсен

Мәрхәмәтле олы җаныгыз.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев