Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерлеләребез Фәнимә һәм Рәшит Мөҗиповларны зөбәрҗәт туйлары белән котлыйбвыз

25 июля 2021, 07:00

1725

0

0

Кадерлеләребез Фәнимә һәм Рәшит   Мөҗиповларны зөбәрҗәт туйлары белән котлыйбвыз

Бүген, 25 июль көнне, Кызылъяр авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез, кодагыебыз Фәнимә Гата кызы һәм  әтиебез, бабабыз, кодабыз Рәшит Мәүләви улы  Мөҗиповлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәләр.

Сезне чын күңелебездән бу күркәм көнегез белән тәбрик итәбез.  55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер сукмактан атлап, бер-берегезгә терәк булып матур гомер кичерәсез. Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән тәм табып яшисез. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез!

Аллаһы Тәгалә сезне саулыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып озын гомер итәргә язсын. Бәхет сезнең йөрәкләрегездә чәчәк атсын, тормышның матур да якты да мизгелләре алдагы елларда да сезгә дәрт өстәп торсын.

Гаиләдә  бәхет нуры юлдаш булсын

Мәхәббәтегез мәңге сүнмәсен.

Кояш кебек балкып яшәгез сез

Күңел гөле мәңге шиңмәсен.

Иң изге теләкләр, зур мәхәббәт һәм хөрмәт белән кызыгыз Эльза, киявегез Радик, улыгыз Булат, киленегез Вера, оныкларыгыз Рәсил, Алина, Данияр,  Руслан, киленегез Регина, оныкчыгыгыз Азамат, кодагыегыз Заря

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X