Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кадерлебез Роберт Гыйльмановны юбилее белән котлыйбыз

    --, 2 апрель 2021 - 16:09
    324
    0
    0

    2нче апрель көнне Шалты авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабаебыз Роберт Тәлгать улы Гыйльмановны юбилее белән тәбрик итәбез.

    Киләчәктә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гаилә именлеге, балалар бәхете, әниебез белән бәхетле, тигез гомер итүегезне телибез. Әтиебез! Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, әтиләргә хас йөрәк җылысы белән кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа!

    Әтиебез- безнең кадерлебез,

    Без бәхетле җирдә син барга.

    Фәрештәләр кунсын иннәреңдә

    Туган көнең белән котларга.

    Торле чакны күргәнсеңдер, әти,

    Йөрәгеңдә күптер яра да.

    Кинәшчебез, терәгебез булып

    Озак яшә безнең арада.

    Парлап канат кагу җиңелрәк,

    Тормыш сезне ялгыз итмәсен.

    Тормыш чишмәләре чалтырап аксын

    Мәнге-мәнге суы кипмәсен.

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: