Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерлебез Ришат Газыймовны юбилее белән котлыйбыз

04 февраля 2021, 08:00

631

0

0

Кадерлебез   Ришат  Газыймовны юбилее белән котлыйбыз

Кадерле улыбыз, тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Ришат Ракыйп улы Газыймовның 4 февральдә юбилее. Аңа 50 яшь тула! Сөеклебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз! Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин көннәр телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, тигезлектә яшәргә насыйп булсын! Безнең яратуыбызны, кайгыртуыбызны тоеп, тормышка сөенеп, мул тормышта яшәргә язсын сиңа.

50 яшь ул ирләр өчен бары,

Картлык чорның якты язлары.

Әле алда шаулап торган гомер,

Оныкларның күңел назлары.

Рәхмәт сиңа барсы өчен,

Тәрбияңә, биргән назыңа.

Күңел тынычлыгы юлдаш булсын

Картлыгыңның якты язына.

Иң изге теләкләр белән әти-әниең, тормыш иптәшнң, киявең, балаларың, оныгың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев