Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кадерлебез Римма Нәгыймованы юбилее белән котлыйбыз

    --, 7 октябрь 2020 - 09:26
    711
    0
    1

    Яраткан тормыш иптәшем, кадерле әниебез, әбиебез Римма Илдус кызы НӘГЫЙМОВАны зур бәйрәме белән тәбриклибез! Аңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал.  Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа.

    Һәр көн сине котлап кояш чыксын,

    Сине назлап җилләр иссеннәр.

    Яшәү матурлыгы, яме булып,

    Көн артыннан көннәр үтсеннәр.

    Күңел күгең һәрчак аяз булсын,

    Читләп үтсен сагыш-борчулар.

    Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

    Аннан кадерлерәк нәрсә бар.

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәше, балалары, оныгы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: