Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кадерлебез Рәиф Гыйбадуллинны юбилее белән котлыйбыз

    --, 6 май 2019 - 08:38
    141
    0
    1

    Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Рәиф Лотфулла улы ГЫЙБАДУЛИНны күркәм гомер бәйрәме 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Кадерлебез безнең! Сиңа булган рәхмәтебезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксезиксез. Син безнең таяныч, ышаныч, яклаучыбыз, саклаучыбыз да. Киләчәктә дә исәнлек-саулыкта, әни белән бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын.

    Тәбриклибез юбилеең белән,

    Яхшы хәбәр бирсен hәр көнең.

    Корычныкы булсын тазалыгың,

    Кояшныкы булсын гомерең.

    Сиңа булган олы хөрмәтебез

    Урын алсын йөрәк түрендә.

    Гаилә, бала куанычы белән

    Игелек күреп яшә гомергә.

    Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Рүзилә, кызларың Лилия, Руфина, кияүләрең Фәнил, Марсель, оныкларың Радэль, Солтан, Амелия

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: