Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерлебез Марат Гыймаевны күркәм юбилее белән котлыйбыз

09 января 2020, 15:27

1052

0

0

Кадерлебез Марат Гыймаевны күркәм юбилее  белән котлыйбыз

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабаебыз Марат Хафиз улы ГЫЙМАЕВ! Ихлас күңелдән сине 80 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз! Син игелекле, акыллы, сабыр кеше булып, һәрвакыт безнең өчен үрнәк булдың һәм буласың! Синең ышанычлы канат астында без үзебезне бәхетле, тыныч һәм ышанычлы итеп тоябыз! Киләчәктә дә шундый киң күңелле, олы йөрәкле, ачык йөзле булып кал.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз кебек тоела.

Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,

Шәфкатьле син һәрбер кешегә.

Шуңа сине бар да яраталар,

Туганнарың якын итәләр.

Сау-сәламәт булып, туксанны да

Үткәрергә язсын бергәләп

Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озак яшә.

Тормыш иптәшең Люция, балаларың Луиза, Радик-Эльмира, Ленар-Фәйрүзә, оныкларың Мария, Лиана-Рафаэль, Руфина, Ренат, Тимур, Милена

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев