Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерлебез Гайфетдин Гайнетдиновны күркәм юбилее белән котлыйбвз

10 февраля 2021, 14:51

637

0

0

Кадерлебез Гайфетдин Гайнетдиновны күркәм юбилее белән котлыйбвз

Хәнсевәр авылында туып үскән, 47 ел шофёр булып эшләп, бөтен гомерен шул авылга багышлаган тормыш иптәшебез, әтиебез, бабабыз Гайфетдин Фәсхетдин улы ГАЙНЕТДИНОВны 80 яшьлек юбилей көне белән кайнар котлыйбыз!

     Зур хезмәтләре, искиткеч тырышып эшләгәннәре өчен әтиебез “Хезмәт Кызыл байрагы” “Почёт билгесе” орденнары белән бүләкләнде. Менә дигән ата булып, олы йөрәкле, изге кешебез, әтиебез гомере буена биек үрләрдә, алгы баскычта кала бирде!

Әткәй, бәгърем, бездән рәхмәт сиңа.

       Исән-саулык сорыйм Ходаемнан.

       Озын гомер бирсен Аллам сиңа,

       Шундый теләк әткәй балаларыңнан.

 

    Әти белән әнинең икәү бергә иңне-иңгә куеп, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәүләренә дә 55 ел тула.

Күпме булса җирдә изге теләк

     Без телибез сезгә барын да.

     Ак чәчәкләр кебек бәхет яусын,

     Туар көнегезнең һәрбер таңыңда!

     Бәхетне дә парлап йөри диләр,

     Парлап йөри диләр картлыкны да.

     Шулай булгач, сәләмәтлек белән

     Парлап килсен сезгә картлык та.

Балалары, кияүләре, килене, оныклары, оныкчыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев