Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерлебез Фәүзия Габбасовны туган көне белән котлыйбыз

06 августа 2020, 14:37

967

0

0

Кадерлебез Фәүзия Габбасовны туган көне белән котлыйбыз

Исергәп авылында яшәүче кадерле кешебез – яраткан әниебез, әбиебез Фәүзия Газнан кызы ГАББАСОВА­ны чын күңелдән гомер бәйрәме – туган көне белән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми һаман шулай безгә терәк булып, бергә-бергә матур гомер кичерергә язсын. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.

Сиксәннең аргы ягында

Яшә син көлеп кенә.

Алда булачак гомереңнең

Кадерен белеп кенә.

Кайткан чакта яннарыңа,

Кочак җәеп каршы киләсең.

Озак яшә, әнкәй, сәламәт бул,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Иң изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X