Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерле ветераннар!

30 сентября 2019, 22:00

1151

0

0

Кадерле ветераннар!

1 октябрьдә җылы һәм күркәм бәйрәм билгеләп үтелә. Бу көнне без өлкәннәрне зурлыйбыз. Әлеге бәйрәм – өлкән яшьтәгеләргә озак еллар намуслы хезмәт куйганнары, тәҗрибәләре, игелекләре һәм зирәклекләре өчен җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек. Сез, ару-талу белмичә, үзегезне аямыйча, гомер буе хезмәттә булдыгыз, якыннарыгызны кайгыртып яшәдегез.

Илебез өчен иң авыр һәм катлаулы чорда – сугыш вакытында да, тыныч тормышта да, көчегезне, сәламәтлегегезне кызганмыйча, вакыт белән исәпләшмичә эшләдегез, әле дә хезмәт куясыз. Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә өлеш кертәсез, аларга үрнәк булып торасыз.

Сез әле дә безгә бәяләп бетергесез киңәшләрегез, юату сүзләрегез белән ярдәм итеп торасыз, үз гамәлләребезгә җаваплылык тоеп яшәргә өйрәтәсез. Без сезнең белән горурланабыз, фидакарь хезмәтегез, сабырлыгыз алдында баш иябез.

Сезгә алдагы тормышыгызда ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның игътибар-хөрмәтен һәм яратуын тоеп, имин тормышта яшәвегезне телим!

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН,

Баулы муниципаль районы башлыгы

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X