Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерле әтиебез, бабабыз Гатаулла Йосыповны юбилее белән котлыйбыз

09 июня 2018, 15:38

1339

0

0

Кадерле әтиебез, бабабыз Гатаулла Йосыповны  юбилее белән котлыйбыз

Баулыда гомер итүче, безнең өчен кадерле һәм газиз кешебез, әтиебез, бабабыз Гатаулла Нурмәгъдән улы ЙОСЫПОВның 10 июнь көнне 70 яше. Кадерле кешебезне ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, бәхетле, мул, парлы тормыш телибез.

Әтиебез, кадерлебез! Киләчәктә дә бәхет касәләрегез тулы булсын, әни белән бергә төзегән тормыш мизгелләрегез гел шатлыктан торсын, йөзләрегездә балаларыгыз һәм оныкларыгызның уңышлары сөенеч нурлары булып балкысын.

Иң изге теләкләр белән кызың Гүзәл, киявең Марат, оныкларың Эмир, Ирада һәм Амила.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев