Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерле әниебез, әбиебез Рәхимә Сәмигуллинаны юбилее белән котлыйбыз

12 февраля 2020, 09:04

1161

0

0

Кадерле әниебез, әбиебез Рәхимә Сәмигуллинаны юбилее белән котлыйбыз

Бүген безнең өчен зур бәйрәм. Яраткан әниебез, әбиебез Рәхимә Хәлиулла кызы СӘМИГУЛЛИНАга 90 яшь тула! Сөекле әниебез, юбилеең белен ихлас котлыйбыз! Еллар үткән саен, синең яхшылыгыңа, балалар өчен җан атып торуыңа, дөрес тәрбия бирүеңә, акыллы киңәшләреңә сокланып бетә алмыйбыз.

Туган кене бүген әниебезнең

90 ел ул яши дөньяда.

Матур үзе, җыерчыклы йөзе,

Чәчләре чал ап-ак булса да.

Җиде баласына бүлеп биргән

Йөрәгенең бөтен ялкынын.

Безнең күз алдында картайды шул

Киң куңелле анам, алтыным.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше итеп,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Кадерле әниебез! Көннәрең шатлык белән үтсен, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә!

Балаларың, киленнәрең, кияүләрең, 14 оныгың, 21 оныкчыгың

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев