Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кадерле кызыбыз Светлана Фәррахованы юбилее белән котлыйбыз

    --, 16 апрель 2019 - 13:46
    504
    0
    0

    Тормышыбызның иң зур бүләге, горурлыгыбыз, сөекле кызыбыз Светлана Тәлгать кызы ФӘРРАХОВА! Сине юбилейлы туган көнең белән котлыйбыз!

    Язлар гына бүләк итәдер ул

    Бу дөньяга синдәй затларны.

    Яратуыбызга кушып кабул ит

    Йөрәгебездәге барлык назларны.

    Без сине, кызым, бик яратабыз,

    Син – тормышыбызның бер өлеше.

    Игелекле, ярдәмчел булганың өчен,

    Ярата сине бар кеше.

    Теләкләребез сиңа канат булсын

    Узар өчен гомер юлларын,

    Уңышлары белән шатландырсын

    Балаларың – тормыш гөлләрең.

    Кызым, кияү һәм балалар белән муллыкта, тигезлектә озын  гомер кичерегез. Һәр көнегез бәхеттә, кайгыларсыз үтсен.

    Әниең Ваския, әтиең Тәлгать, энең Артур, аның гаиләсе: Алия, Айгиз, Ильяс һәм барлык Кыямовлар

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: