Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерле Илгиз һәм Сәвия Гыйниятуллиннарны алтын туйлары белән котлыйбыз

05 августа 2020, 09:42

920

0

0

Кадерле  Илгиз һәм Сәвия Гыйниятуллиннарны алтын туйлары белән котлыйбыз

Яңа Чүте авылында гомер итүче иң кадерле кешеләребез – әтибез, бабабыз  Илгиз һәм  әниебез, әбиебез Сәвия Гыйниятуллиннарны алтын туйлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез бер-беребезгә таяныч, башкаларга үрнәк булып, матур гомер юлы үттегез, балаларга дөрес тәрбия бирдегез. Авырлыкларга бирешмәдегез, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагы гомерләр дә шатлык-куанычлардан гына торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә.

Илле ел кулга-кул тотынып,

Пар былбылдай тормыш итәсез.

Авыр чакта аумас терәк булып,

Гомер йомгакларын сүтәсез.

Ә без сезгә карап сокланабыз,

Ихтирамлы сезгә карата.

Лаек парларның сез иң гүзәле,

Сезне күңел шуңа ярата.

Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә,

Әти-әни диеп дәшәбез.

Безгә –терәк, оныкларга – шатлык,

Озак-озак бергә яшәгез.

Кызлары, кияүләре, оныклары

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X