Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерле Надия Умербаеваны юбилее белән котлыйбвз

04 марта 2022, 09:59

1742

0

2

Кадерле Надия Умербаеваны юбилее белән котлыйбвз

Хөрмәтле әниебез, яраткан әбиебез Надия Гарифулла кызы УМЕРБАЕВАга 9 мартта 80 яшь тула. Без аны шушы олы юбилее белән кайнар котлыйбыз. Рәхмәт, әни, яхшы кеше итеп безне сөеп үстердең. Үрнәк булып, тормыш юлыбызда яшәү өчен безгә көч бирдең. Шатлык, бәхет, саулык, тынычлык бездән сиңа шул теләкләр һәр көндә. Безне шатландырып озак яшә. Лаеклы син кадер-хөрмәткә. Барлык кылган изгелекләрең, ярдәмең, балаларың дип өзелеп яшәгәнең өчен, зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Күпме булса җирдә изге теләк –

Без телибез сиңа барын да.

Ап-ак карлар кебек бәхет яусын

Туган көннең һәрбер таңында.

Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Иң изге теләкләр белән балаларың, киленең, кияүләрең, оныкларың һәм оныкчыкларың

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев