Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Гөлсияр Гапсәламованы юбилее белән котлыйбыз

29 июня 2018, 16:13

3673

0

0

Гөлсияр Гапсәламованы юбилее белән котлыйбыз

Баулы шәһәрендә яшәүче Гөлсияр Фатыйх кызы Гапсәламованы чын күңелебездән күркәм юбилее белән котлыйбыз! Кадерлебез! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлык, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. 
Кешелекле, көчле рухлы, тыйнак, ярдәмчел һәм тырыш булуың өчен сине яратабыз, хөрмәт итәбез. Без сиңа иң матур, якты теләкләребезне юллыйбыз. Киләчәктә, авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрми, бәхетле булып, кызыңның күңел җылысын тоеп гомер итүеңне телибез. Өметләрең, хыялларың тормышка ашсын!  
Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез сиңа барын да.
Ак чәчәкләр кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Иң изге теләкләр белән туганнарың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев