Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бәйрәм белән!

12 июня 2020, 08:00

854

0

0

Бәйрәм белән!

12 июньдә без дәүләтебезнең төп бәйрәмнәренең берсен – Россия  көнен билгеләп үтәбез!

Әлеге дата үзенең Ватанын – бай тарихы, зур потенциалы һәм менә дигән киләчәге булган илне – чын күңеленнән яратучы бар кешене берләштерә. Мирасыбызны саклап, Россияне көчле, бердәм һәм үсешкә ирешкән держава итү бары бездән тора.

Хәзерге заманда Россия – үзенең милли мәнфәгатьләре сагында торучы, бөек держава статусын елдан-ел ныгыта баручы, көчле һәм бәйсез дәүләт. Россия мондый зур үрләргә күп гасырларга сузылган, катлаулы дәүләтчелек юлын үтеп иреште. Шул гомер эчендә халкыбызның рухи көче һәм бердәмлеге, бәйсезлек һәм тынычлык кебек кыйммәтләре формалашты.

Безнең горурланырлык уңышларыбыз шактый – мәдәният һәм фән өлкәсендәге казанышларыбыз, Россияне бар дөньяга таныткан ватандашларыбыз, иң авыр вакытларда халыкның берләшүе белән горурлана алабыз. Безнең бай тарихи, мәдәни, әхлакый, интеллектуаль, табигый потенциалыбыз бар.

Безнең район илебез белән бердәм ритмда яши. Белем һәм көчебезне үзебезнең авыл, район һәм республика үсешенә биреп, без шул рәвешле Бөек Россиянең үсешкә ирешүенә йогынты ясыйбыз. Чөнки илнең көче һәм абруе аның төбәкләренең уңышларыннан һәм хезмәтеннән формалаша.

Хөрмәтле баулылар! Бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, эшегездә уңышлар телим. Әлеге бәйрәм бездә Россия өчен горурлану хисе тудырсын, ватанпәрвәрлек хисебезне арттыру чыганагы булсын!

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН,

Баулы муниципаль районы башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев