Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Айгөл Хөсәенованы юбилее белән тәбрик итәбез

27 июня 2018, 15:12

1225

0

2

Айгөл Хөсәенованы юбилее белән тәбрик итәбез

Кадерле хезмәттәшебез Айгөл Фәних кызы ХӨСӘЕНОВАны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез! Айгөл! Син эшкә җаваплы каравың, һәркемгә ачык йөзле, ярдәмчел булуың белән һәркемнең хөрмәтен яуладың. Ә гаиләдә син уңган хуҗабикә, сөекле, тугры тормыш иптәше, кайгыртучан, назлы әни. Киләчәктә дә бүгенгедәй киң күңелле, тормыш сөючән булып кал. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, эшеңдә уңышлар, гаилә иминлеге телибез. Якыннарыңның кадер-хөрмәтен тоеп, бәрәкәтле тормышта яшәргә язсын.
Сабыр да син, гади кешелекле,
Кылган эшең – бары игелек.
Шатлыкларда үтсен синең көннәр,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Юлларыңда киртә очраса да,
Тирән упкыннарга юлыкма.
Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек
Хезмәттәшләрең барын онытма.
Иң изге теләкләр белән Баулы телевидениесе һәм “Хезмәткә дан” газетасы коллективы

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев