Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бәйрәм белән!

21 февраля 2012, 12:56

1407

0

0

Тынычлык һәм туган җир иминлеге сагында тору һәрвакыт мактаулы эш булды. Россия солдаты үз бурычын һәр заманда да намус белән үтәде. Безнең армия күпсанлы авыр сынаулар аша үтте. Без дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында илебезне дошманнан саклаган солдатлар алдында хөрмәт белән баш иябез. Тыныч вакытта хезмәт иткән якташларыбызны һәм бүгенге көндә илебезне саклаучыларны бәйрәм белән тәбриклибез.
Ватан сакчысы көне ул - киләчәктә армиядә хезмәт итәчәк ир-егетләрнең дә бәйрәме. Мин ышанам, кирәк булса сез үзегезне, якыннарыгызны, туган җирегезне яклау өчен көч таба алырсыз. Сезгә, хөрмәтле егетләр, тыныч хезмәт һәм бәхетле язмыш телибез!
Бу бәйрәм көне һәрвакыт тынычлык, гаделлек һәм туган җиргә мәхәббәт символы булсын. Хөрмәтле Ватан сакчылары! Сезгә сәламәтлек һәм иминлек, уңышлар юлдаш булсын.

Альберт ХӘБИБУЛЛИН,
Баулы муниципаль районы башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев