Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Котлаулар

01 декабря 2011, 12:29

1768

0

0

Безнең өчен бик кадерле әниебез, әбиебез Зәния Минаҗетдин кызы һәм әтиебез, бабабыз Рәис Гани улы ӘХМӘДИЕВЛӘРне чын күңелдән туган көннәре һәм бергә тормыш коруларына 55 ел тулу белән котлыйбыз!
Күз нурыгызны бирдегез безнең өчен,
Йөрәк җылыгыз булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сезгә карап,
Безнең өчен бәхет сез булгач.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы булыгыз якты дөньяның.
Озак яшәгез, утын сүндермичә
Безне үстергән алтын ояның.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр.
Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
Сау булыгыз, гел куанып яшәгез,
Балкып торсын сезнең йөзләрегез.
Кайгы күрми, бәхет-сәгадәттә
Үтсен иде килер көннәрегез.
Иң изге теләкләр белән кызыгыз, улларыгыз, киленнәрегез, кияүләрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

Кадерле әтиебез, бабабыз Сергей Иванович БАЛАШОВны 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз!
Ходай сиңа озын гомер бирсен,
Еллар үтәсең бар әле.
100 яшеңне бергәләшеп
Бәйрәм итәсебез бар әле.
Сау-сәламәт булып яшә син,
Бирешмә килгән картлыкка.
Киләчәгең тагы да матур булсын
Һәм күмелсен бәхет-шатлыкка.
Хөрмәт белән балалары, оныклары.

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Федосья Леонтьевна ЧУКАЕВАны туган көне белән котлыйбыз!
Көн дә сине котлап кояш чыксын,
Сине котлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып,
Калган еллар имин үтсеннәр.
Безгә канат, олы терәк булып
Гөрләп яшә син шатлыкта.
Сәламәтлек, ак бәхетләр генә
Юлдаш булсын сиңа картлыкта.
Иң изге теләкләр белән балалары, оныклары, кияүләре, тормыш иптәше.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев