Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Ана көне белән!

24 ноября 2011, 11:23

1333

0

0

Ел саен көз аеның соңгы якшәмбесендә без Ана көнен билгеләп үтәбез.
Әни - үз гомерен тулысынча безгә, балаларына багышлаган бердәнбер кеше. Ничә яшьтә булсак та, әниебезгә безнең һәр адымыбыз кызыклы, һәр гамәлебез мөһим. Бу тормышта нинди юлдан китүебез, кем булуыбыз - болар барысы да безнең күңелебезгә әниләребез тырышлыгы белән салынган. Аларның эш сөючәнлеге безгә үрнәк, белеме һәм осталыгы төп юнәлеш булып тора. Әниләр балаларының акыллырак, белемлерәк, сәләтлерәк булуларын, матур һәм лаеклы тормыш үтүләрен һәм кешеләрнең хөрмәтен казануларын телиләр.
Баулы районында Ана исемен намус белән йөртүче, улларын һәм кызларын игелеклелек, ярату принципларына нигезләнеп тәрбияләүче, үзләренең олы бурычларын җаваплылык тоеп башкаручы хатын-кызлар яши. Районыбызда яшәүче күп балалы 3 ана мактаулы "Герой-ана" исеменә лаек булды, 9ы "Ана даны" медале белән бүләкләнде. Хакимият органнарының бурычы - ана һәм балага бәйле дәүләт программаларын тормышка ашыру, хатын-кызларыбыз үзләрен уңайлы хис итсеннәр өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләү.
Кадерле аналар! Үз балаларыгыз, Ватаныбыз хакына куйган хезмәтегез өчен сезнең алда хөрмәт белән баш иябез. Сезгә, гүзәл затларыбызга, ныклы сәламәтлек һәм бәхет, акыллы балалар үстерүегезне телибез. Йөрәкләрегез бәхет һәм шатлык хисе белән тулсын.

Альберт ХӘБИБУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев