Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бәйрәм белән!

08 ноября 2011, 12:11

1457

0

0

Ел саен 10 ноябрьдә билгеләп үтелгән Россия милициясе көне хәзер, РФ Президентының 2011 елның 10 октябрендә кабул ителгән 1348нче санлы Указы нигезендә, РФ Эчке эшләр бүлеге органнары хезмәткәре көне дип атала. Бу көнне без һәрчак ярдәмгә килергә һәм Конституцион тәртип урнаштырырга әзер торучы намуслы, тугры һәм батыр кешеләрне хөрмәтлибез.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлегенең 130га якын кешене берләштерүче личный составын, шулай ук хокук саклау органнары ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклим.
Ведомствоның исеме алышынуга карамастан, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең бурычлары үзгәрешсез калды - закон таләпләрен катгый үтәү. Моның өчен аларга даими рәвештә укырга, үзләренең һөнәри дәрәҗәләрен күтәрергә һәм шул ук вакытта яхшы физик форманы сакларга туры килә. Полиция хезмәткәрләренең эш көннәрен җиңел, авыр, мөһим һәм гадәти көннәргә бүлеп карау мөмкин түгел. Мондый хезмәтнең үзенчәлеге - һәр көн алгы сызыкта булу. Шул ук вакытта әлеге ведомство үзе генә эш итә алмый, чөнки аның эшчәнлеге төрле яшьтәге һәм һөнәрдәге, төрле карашлардагы кешеләр - Баулы районы халкы белән бәйләнгән. Әлеге кешеләрнең ышанычыннан һәм ярдәменнән башка җинаятьчелеккә каршы иң киеренке көрәш тә бернинди нәтиҗә дә бирмәячәк.
Хөрмәтле эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре! Сезгә намуслы һәм фидакарь хезмәтегез, антыгызга тугры булганыгыз, хезмәт бурычларыгызны югары җаваплылык тоеп башкарганыгыз өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм үзара аңлашып яшәвегезне телим. Катлаулы һәм җаваплы хезмәтегездә борчылулар мөмкин кадәр кимрәк булсын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев