Фәнимә Мөҗипованы юбилее белән котлыйбыз
Кызылъяр авылында яшәүче сөекле әниебез Фәнимә Гата кызы МӨҖИПОВАны чын күңелебездән 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Кадерлебез! Син безнең таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Сиңа сау-сәламәт озын гомер, күңел тынычлыгы, шатлык-сөенечләр телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, олы йөрәкле булып кал.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу -
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса, уртак була,
Кайгыларың булса, югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән балаларың
Нет комментариев