Раушания Зариеваны юбилее белән котлыйбыз
Сөекле тормыш иптәшем, газизләрдән-газиз әниебез Раушания Илдар кызы ЗАРИЕВАны ихлас күңелдән гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее белән тәбриклибез! Кадерлебез, син безнен өчен һәрчак олы жанлы, кин кунелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез! Сина кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Мең рәхмәт сина барысы өчен дә! Без сине яратабыз!
Син - ин газиз кеше безгә,
Син - яшәү чыганагы.
Синнән дә сабыр әниләр
Бар микән жирдә тагын?
Өебезнең кояшы син,
Һәркемгә җитә жылың.
Әти белән парлы килеш
Җырлагыз тормыш җырын!
Иң изге теләкләр белән: яраткан тормыш иптәшең, кызларың Альбина, Ләйсән
Нет комментариев